Бүген, 15 апрель Татарстанда татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне узды.
Бу көнне җәмәгатьчелек Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салды.
Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлардан торган «Милли моңнар» концерты булды.
Һәм бүген үк Бөтенроссия «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе башланып китте.
Оставить сообщение: