Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында режиссер Айдар Җәббаровның «Казанга Тукай кайткан» спектакле премьерасы узды.
Спектакльгә пьесаны шагыйрә Резедә Гобәева (Зәйниева) язган. Ул, беренче чиратта, әлбәттә, шагыйрь һәм легендар шәхес турында. Тукай белән бәйле әсәрләрне санап бетерерлек түгел: әдәбият, театр, сынлы сәнгать, музыка, фәнни хезмәтләр... Алар бер гасыр элек тә, кичә дә, бүген дә язылган, киләчәктә дә язылачак...
Спектакльнең киләсе күрсәтүе 26 июньдә булачак.
Тукайны каршы алырга килегез!
Оставить сообщение: