18+
Специальная версия

Тукай музеенда Г. Тукай премиясе кандидатлары белән очрашу

Тукай музеенда Г. Тукай премиясе кандидатлары белән очрашу

28 март көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда 2025 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар белән очрашу оештырылды.

ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов үзенең чыгышында Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе белән бәйле фактларга тукталды һәм кандидатларның эшләре турында ачык фикер алышуларның әһәмиятен ассызыклады.

Традицион очрашуда кандидатлардан шагыйрь Рафис Корбан, драматург Мансур Гыйләҗев, хореограф Чулпан Закирова, җырчы Георгий Ибушев, кинорежиссер Юрий Гвоздь, рәссам-керамист Рөстәм Шәмсутов, фотограф Рифкать Якупов, шулай ук «Казанга Тукай кайткан» спектакленең иҗат төркеменнән драматург Резеда Зәйниева һәм актер Эмиль Талипов килде. Кандидатлар үзләренең иҗаты һәм премиягә тәкъдим ителгән әсәрләре турында сөйләделәр. Актер Эмиль Талипов Г. Тукайның «Татар яшьләре» шигырен укыды. Җырчы Георгий Ибушев Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган авыл» җырын һәм үзенең репертуарындагы популяр җырларны башкарды. Кунаклар Рәниф Шәриповның «Тик догада булыгыз!» шигырен автор башкаруында әзерләнгән аудио язмасын тыңлады. Тамашачылар игътибарына «Юрий Гвоздь фильмнары» видеосюжеты тәкъдим ителде.

Бу көнне музейга Татарстанның әдәбияты, музыкасы һәм сынлы сәнгате белән кызыксынучылар килде.

Фото: ИА “Татар-информ”
18:17 28.03.2025 16+
977

Оставить сообщение:

ВЫБОР РЕДАКЦИИ
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 990x90px banbottom