Кабардин-Балкар Республикасында беренче тапкыр Тинчурин театры гастрольләре узачак
Кабардин-Балкар Республикасында беренче тапкыр Тинчурин театры гастрольләре узачак
Нальчик тамашачыларына дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк.
24-26 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Нальчик шәһәрендә зур гастрольләре узачак.
Тамашачыларга «Сүнгән йолдызлар» музыкаль трагедиясен, «Тылсымлы арена» әкияте, «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясе, «Ашина» мистик драмасы тәкъдим ителәчәк.
️ Искәртеп узыйк, 3-5 апрельдә Казанда Тинчурин театры сәхнәсендә Али Шогенцуков исемендәге Кабардин дәүләт драма театрының зур гастрольләре узачак.
️ Моннан тыш, 8-9 апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү шәһәрендә гастрольләре узачак.
14:45 28.03.2025 16+
Оставить сообщение: