18+
Специальная версия

Казанда күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара багланышлар: Каюм Насыйри мирасы заманча

Казанда күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Мәгърифәтчелек һәм мәдәниятара багланышлар: Каюм Насыйри мирасы заманча тикшеренүләр яктылыгында» халыкара фәнни форумы үтте.

Пленар утырыштан соң, фәнни форум секция утырышларына бүленеп дәвам итте. Катнашучылар К. Насыйриның фәнни эшчәнлегенең аспектлары, аның идеяларының милли телләр үсешенә йогынтысы һәм төрки халыклар мәдәниятен заманча өйрәнү хакында фикер алыштылар.

Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшләүче фәнни хезмәткәр Л. Хәләфетдинова «Чорның тарихи-мәдәни контекстында К. Насыйриның фәнни-мәгърифәтчелек эшчәнлеге» секция утырышында «Татарстан Милли китапханәсе фондында К. Насыйриның үзе исән вакытта дөнья күргән басмалары» дип аталган доклады белән чыгыш ясады.
17:13 23.06.2025 16+
624

Оставить сообщение:

ВЫБОР РЕДАКЦИИ
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 990x90px banbottom