
«Апуш» татар балалар театр студиясе Санкт-Петербург шәһәрендә узган XI «ТриумF» Бөтенроссия театр сәнгате конкурсында катнашып җиңүләр яулап кайтты.
«Апуш» студиясе күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл тәкъдим итте һәм балалар жюри әгъзалары фикеренчә «Иң яхшы спектакль» исеменә лаек булды.
Шулай ук «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә җиңү яулады һәм музыкаль театр коллективлары арасында 63 командадан II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
«Алые паруса» мәдәни фонды оештырган конкурста барлыгы 63 спектакль катнашты. Алар арасында күпсанлы җиңүләргә лаек булган Мәскәү, Санкт-Петербург командалары да бар иде. Бигрәк тә музыкаль театр коллективлары арасында көчле конкуренция булды.
Билгеләп үтик, «Апуш» студиясе «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале җиңүчеләре, быел фестивальнең төбәк этабы кысаларында студия «Авыл эте Акбай» мюзиклын тәкъдим итә.
Иҗади уңышлар теләп калабыз!