Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Кичә ТР Милли китапханәсендә танылган татар шагыйрәсе.

f09f8cb9.png Кичә ТР Милли китапханәсендә танылган татар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Сәгыйть кызы Мөдәррисованың 70 еллыгына багышланган иҗат кичәсе узды.

Халисә Мөдәррисованы ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады һәм Мактау грамотасы тапшырды.

Кичә кунаклары арасында киң әдәби-гыйльми җәмәгатьчелек җыелган иде.

Халисә Сәгыйть кызы Мөдәррисова 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә дөньяга килә. Балачагы Иглин районының Үктәй авылында уза. Анда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый, күрше Нуриман районының Байгилде авылы мәктәбендә урта белем ала. 1970-1975 елларда Халисә Мөдәррисова Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегендә белем ала. Уку елларында ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университетның «Акчарлаклар» дип исемләнгән әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында басмаларында актив языша.

2021 елда Һади Такташ премиясына ия булган.

https://www.youtube.com/live/ZqNkGu8YI88?si=UTkLVZJ2M..

20:23 18.11.2023 16+
3541
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top