22 февраль көнне «Әкият» курчак театры Әтнәдә өлкәннәр өчен Илгиз Зәйниевнең Әлфия Авзаловага багышлап иҗат ителгән «Әлфия» спектаклен һәм «Авыл эте Акбай» әкиятен...
22 февраль көнне «Әкият» курчак театры Әтнәдә өлкәннәр өчен Илгиз Зәйниевнең Әлфия Авзаловага багышлап иҗат ителгән «Әлфия» спектаклен һәм «Авыл эте Акбай» әкиятен тәкъдим итәчәк.
️ «Әлфия» спектакле – бөек татар җырчысы Әлфия Авзаловага чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт чагылышы. Әлеге әсәр җырчының тормыш юлы һәм иҗатына нигезләнеп эшләнсә дә, биографик төгәллеккә дәгъва кылмый, ә, киресенчә бөек шәхес исеме тирәсендәге хыялга әверелә. Әлеге спектакль 2020 елны «Алтын битлек» Россия Милли театраль премиясенең лонг лист исемлегенә керде.
️ Шулай ук, нәни тамашачылар өчен Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Авыл эте Акбай» әкиятен күрсәтәчәк.
Спектакльләргә рәхим итегез! ️
19:25 17.02.2025 16+