20 февральдә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында – Татарстан Республикасы Милли музееның филиалында «Әманәт
20 февральдә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында – Татарстан Республикасы Милли музееның филиалында «Әманәт. Сакларга һәм тапшырырга» дигән күргәзмә ачыла һәм «Татарстанның әдәби музейлары һәм татар әдәбияты» дигән түгәрәк өстәл уза. Чаралар Шәриф Камал музей-фатирының 75 еллыгына һәм Милли музейның 130 еллыгына багышланган.
«Әманәт. Сакларга һәм тапшырырга» күргәзмәсе музейның беренче хезмәткәрләре Зәйнәп Байгилдиева һәм Фатыйма Ваһазова тарихына багышланган. Күргәзмә 2025 елның 10 апреленә кадәр эшли.
«Татарстанның әдәби музейлары һәм татар әдәбияты» темасына түгәрәк өстәл 11:00 сәгатьтә старт ала. Түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу тәкъдим ителә:
- республикада татар әдәби музейларының барлыкка килү тарихы;
- татар әдипләренең мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча музей җәмәгатьчелеге эшчәнлеге;
- республика әдәби музейларының актуаль проблемалары;
- татар әдәби музейларының үзара хезмәттәшлек формалары.
09:26 19.02.2025 16+