
ТР Мәдәният министрлыгында XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.
1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак.
15 нче юбилей фестивалендә 15 театр катнаша, төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль күрсәтеләчәк. Быелгы «Һөнәр»гә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килә.
«Республикабызда соңгы 5-7 ел эчендә театр сәнгате өлкәсендә бәйгеләр, фестивальләр шактый оештырыла. Ләкин шулар арасында «Һөнәр» яшь режиссура фестивале мөһим урын алып тора. Миңа калса, фестивальнең дәрәҗәсе, сыйфаты күп факторларга бәйле: катнашучылар саны, аларның географиясе, ә иң мөһиме – жюри әгъзалары һәм экспертлары. Чөнки фестивальнең асылы да, исеме дә, нәтиҗәсе дә, җиңүчеләрнең сыйфаты да жюри әгъзаларыннан тора. Оештыручыларга, жюри әгъзаларына һәм беренче ел гына катнашмаган кунакларыбызга рәхмәт. Бу безнең өчен, театр сәнгатен үстерү өчен бик мөһим», – дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.