Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм урта махсус уку йортларының театр коллективлары фестивале...
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм урта махсус уку йортларының театр коллективлары фестивале ахырына якынланшты.
Бүген фестиваль кысаларында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Минзәлә шәһәре гимназиясе, Әлмәт политехник техникумы чыгыш ясады. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
️ Иң яхшы ир-ат роле номинациясендә М.Фәйзинең "Галиябану" музыкаль комедиясендә Хәлил ролен башкарган Самат Сафиуллин; Иң яхшы хатын-кыз роле номинациясендә Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендә Биби ролен башкарган Эльвина Зиннатуллина җиңү яулады.
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия коллияте А.Хөсәенованың "Табигать балалары" әкияте белән фестивальнең гран-при иясе булды.
17:42 02.04.2025 16+