Бүген Габдулла Тукайны искә алу көне
Бүген Габдулла Тукайны искә алу көне.
Иртәдән Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары һәм республика халкы һәм кунаклары катнашты.
Шулай ук, бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары – 2025» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланачак. 2025 ел конференциясенең темасы – «Тукайны өйрәнү: тарих һәм шәхес».
12:21 15.04.2025 16+