Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Иртәгә, 15 апрель – Габдулла Тукайны искә алу көне

Иртәгә, 15 апрель – Габдулла Тукайны искә алу көне.

Габдулла Тукайны искә алу көнендә, 11:00 сәг. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында бөек татар шагыйре каберенә чәчәкләр салу чарасы булачак.
Г.Тукай каберен зыярәт кылырга теләүчеләр өчен автобус Татарстан Республикасы Язучылар берлегеннән 10:00 сәг. кузгалып китә.

Шулай ук 15-16 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары – 2025» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. 2025 ел конференциясенең темасы – «Тукайны өйрәнү: тарих һәм шәхес».

Конференция Россия һәм төбәк әдәбияты һәм тарихының актуаль проблемалары, әдәби музейларны үстерү аспектларын өйрәнү, мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча фикер алышуны күздә тота.
17:09 14.04.2025 16+
1831
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top