Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Бүген, татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көнендә Габдулла Тукай әдәби музеенда "Тукай укулары" эшен башлап җибәрде, конференция чаралары эшен...

Бүген, татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көнендә Габдулла Тукай әдәби музеенда "Тукай укулары" эшен башлап җибәрде, конференция чаралары эшен иртәгә дә дәвам итәчәк.

Г. Тукайның "Халык әдәбияты" лекциясе укылуга 115 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылу вакыйгасы булды.

Аннан музейның "Тукай йолдызлыгы" залында "Тукай фәне: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге" темасына "Түгәрәк өстәл" оештырылды. Актуаль темалар: музейның беренче директоры Госман Әкрәм улы Хәбибуллинның тууына 75 ел тулуны искә алу, Тукайны өйрәнүдә яңа фәнни проектлар, Тукайның Җаек чоры, И. Гаспринский һәм Г. Тукай, Тукай тәрҗемәләрдә, һ. б мәсьәләләр турында фикер алышу булды.

Фотолар: "Татар-информ" МА
21:53 15.04.2025 16+
1986
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top