26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу билгеләп үтелә
26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу билгеләп үтелә. Гадәттәгечә бу көнне Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителәчәк.
Казанда иртән Г.Тукай скверында Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, иҗади интеллигенция, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары катнашында Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак.
Төп тантаналы чаралар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак. Быел Шигърият бәйрәме дә яңа урында - Кабан күле буендагы театрның яңа бинасы янында узачак. Соңыннан урам сәхнәсендә «Мин татарча сөйләшәм!» республика конкурс-акциясе гала-концерты булачак.
Апрель аен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган ай дип атарга була. Ай башыннан бөтен республикада Г.Тукайга багышланган төрле чаралар, программалар, күргәзмәләр, концертлар уза.
26 апреля в Республике Татарстан отмечается День родного языка и 139-летие со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Мероприятия, приуроченные к этому дню запланированы по всей республике.
Программа: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2408204.htm
16:42 21.04.2025 16+