Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән "Кеше китә - җыры кала" сериалы 28 апрельдән "ТНВ" каналында...
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән "Кеше китә - җыры кала" сериалы 28 апрельдән "ТНВ" каналында күрсәтелә башлый.
Сериалда Татарстанның 10 театрыннан 120 актер, 200 кешелек массовка катнаша, барлыгы 22 серия.
Сериалның режиссеры - Александр Далматов, композиторы - Миләүшә Хәйруллина, куючы оператор - Максим Самсонов.
Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм "Татнефть" хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнде.
15:02 24.04.2025 16+