Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

«Үлем турында уйлама,

«Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң
Гомерең озын була»
Фатих Кәрим

Җиңү көне алдыннан Казанның «Молодежный» скверында татар совет фронтовик-шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы булды. 

В преддверии Дня Победы в Казани в сквере «Молодёжный» состоялась торжественная церемония открытия памятника татарскому советскому поэту-фронтовику Фатыху Кариму. 

Һәйкәлнең авторлары - Мәскәүдән скульпторлар Денис Мельников һәм Захар Карамян. 

Сугыш елларында Фатих Кәрим иҗади үсеш кичерә – әсәрләрендә көрәшкә күтәрелгән гади солдатның батырлыгы, ватандарлык хисләре, сөйгәненә, гаиләсенә, туган җиренә һәм халкына булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка карата сагышлары чагыла. Сугыш тынган араларда землянкаларда, окоп ышыкларында иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем», «Идел егете», «Үлем уены» , «Партизан хатыны», «Өмет йолдызы» поэмалары, «Тимер һәм тимерче» кебек балладалары, Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.
13:01 08.05.2025 16+
2132
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top