Буа дәүләт драма театрында Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча куелган «Фатыйма» спектаклен күрсәттеләр
Буа дәүләт драма театрында Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча куелган «Фатыйма» спектаклен күрсәттеләр.
«Фатыйма» спектаклендә Бөек Ватан сугышы елларында бар авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән һәм сынауларны намус белән үткән нык ихтыярлы, рухи яктан бай һәм оптимист күңелле хатын-кызларның фидакарь хезмәте тасвирлана. Дәһшәтле сугыш еллары сынауларын җиңәргә аларга, әлбәттә, мәхәббәт ярдәм итә: туган илгә, туган җиргә, сөйгән ярыңа, туганнарыңа, якыннарыңа мәхәббәт...
Режиссер: Тимур Кулов.
20:13 07.05.2025 16+