Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

2025 елда танылган татар галиме, китап белгече-библиограф Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның (1925–2000) тууына 100 ел тула

2025 елда танылган татар галиме, китап белгече-библиограф Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның (1925–2000) тууына 100 ел тула. Бу истәлекле датага кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында  «Әбрар Кәримуллин: китап һәм милләт сагында» исемле күргәзмә әзерләделәр.

Әбрар Кәримуллин – филология фәннәре докторы, ТР ФА хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, татар басма китабы тарихы буенча күп санлы китаплар һәм басмалар авторы.
Күргәзмәдә Ә.Г. Кәримуллинның кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы коллекциясеннән документлар куелган. Болар – академик Ә.Г. Кәримуллин хезмәтләре: монографияләр, библиографик күрсәткечләр, фәнни-публицистик басмалар; аның галимнәр һәм язучылар белән язышкан хатлары, студент елларындагы лекция дәфтәре һәм төрле бүләкләр.

Күргәзмәне киң җәмәгатьчелеккә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә күрергә мөмкин.
09:38 17.05.2025 16+
1939
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top