Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Россия – Ислам дөньясы: КаzanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында Казан каллиграфиясе...
Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Россия – Ислам дөньясы: КаzanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында Казан каллиграфиясе осталары эшләренең «Каләм-гарәби галәм» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә Татарстан Республикасының танылган осталары Владимир Попов, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәләхетдинов, Гөлназ Исмәгыйлева эшләре белән таныштыра.
Күргәзмәнең максаты – ислам сәнгатенең төбәк үзенчәлекләрен тәкъдир итү, шулай ук татарларның күп гасырлык мирасын саклап калу һәм үстерү максатында каллиграфия тәҗрибәсен һәм күнекмәләрен тапшыру.
13:15 16.05.2025 16+