
Уфада Тинчурин театры гастрольләре ачылды

Уфа шәһәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре башланды. Алар театрның 90 еллыгы уңаеннан оештырыла. Спектакльләр Уфа «Нур» татар дәүләт театры бинасында күрсәтелә.
Гастрольләрнең беренче көнендә Башкортстан тамашачысына «Яратам! Бетте-китте!» спектакле (автор – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов) күрсәтелде. Уфа тамашачысы постановканы җылы кабул итте. Спектакль аншлаг белән узды.
Бүген, 30 ноябрьдә, «Хыялый» (автор – С.Әбүзәров, режиссер – И.Мөхетдинов) лирик комедиясе күрсәтеләчәк. 1 декабрьдә уфалылар «Кияү урлау» (автор – С.Юзеев, режиссер – Р.Саттарова) комедиясен карый ала. Гастрольләр 2 декабрьдә «Ашина» (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) мистик драмасы белән тәмамлана.