30 май 17:00 Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында «Дуслык – Найрамдал» дип исемләнгән симфоник музыка концерты булачак
30 май 17:00 Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында «Дуслык – Найрамдал» дип исемләнгән симфоник музыка концерты булачак.
Әлеге концертта Бурятия Республикасыннан килгән кунаклар – композиторлар һәм музыка белгечләре катнашачак.
Данияр Соколов җитәкчелегендәге Г. Камал театры оркестры башкаруында Бурятия һәм Татарстан композиторларының әсәрләре яңгыраячак.
Солистлар – Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Усович (фортепиано),
Татарстанның атказанган артистлары Венера Протасова (сопрано) һәм Илнур Байназаров (баритон),
Халыкара конкурслар лауреаты Надежда Игнатьева (сопрано) һәм Дайсан Картанов (кылкубыз)
Программаны Бурятия Композиторлар берлеге рәисе Давид Дондупов алып бара.
Дирижер пульты артында Г. Камал театры оркестрының баш дирижеры Данияр Соколов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Ильяс Камал.
17:33 28.05.2025 16+