Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Татарстан командасы Профессионаллар һөнәри осталык чемпионатында 24 медаль яулады

f09fa587.pngТатарстан командасы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатында 24 медаль яулады

Республика җыелма командасы Санкт-Петербургтан 24 компетенциядә алты алтын һәм тугызар көмеш һәм бронза медаль алып кайтты.

f09f91a9f09f8fbbe2808de29a95.pngТатарстан онкодиспансерында беренче тапкыр өстәмә чынбарлык күзлегендә операция уздырдылар

Операция вакытында пациентка томография голограммасы салына, бу табибларга навигациядә ярдәм итә. Элегрәк мондый операцияне Мәскәүдә генә ясыйлар иде.

f09f8c8a.pngӘлмәттә юл хезмәтендә эшләүче боз астына киткән баланы коткарган

Ул тиз арада башлангыч сыйныф укучына ярдәм иткән.

f09f91a8e2808df09f91a9e2808df09f91a7e2808df09f91a6.pngТатарстан гаиләсен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләделәр

Гранковскийлар гаилә һәм балаларны тәрбияләү институтын ныгытудагы казанышлары өчен бүләкләнде.

f09f87b7f09f87ba.png2 декабрьдә Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне узачак

Бу көнне республика стендында татар туй йоласын, җирле кино күрсәтәчәкләр һәм милли ашлар белән сыйлаячаклар.

20:56 01.12.2023 16+
3138
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top