Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Татар китабы йортында Ачык шигъри микрофоннар дәвам итә

Татар китабы йортында Ачык шигъри микрофоннар дәвам итә. Киләсе чара 21 июньдә 20:00 сәг. уза. Анда катнашучылар төрле телләрдә яраткан авторларының шигырьләрен һәм үз әсәрләрен укыячак. Керү бушлай.

Төрле буын шагыйрьләре һәм шигърият сөючеләре катнаша торган бу кичәләр музейда ай саен үтә. Май аенда ул татарча шигъри слэм рәвешендә үтте. Слэм, ягъни шагыйрьләр ярышы, дөньякүләм кабул ителгән форматта уздырылды, катнашучыларны тамашачылар ике критерий нигезендә бәяләде. Слэмның җиңүчесе — КФУ студенты Айзат Вахитов.

Финалистларның шигырьләре «Идел» журналының июнь санында басылып чыкты. Барлык катнашучыларның иҗатларыннан үрнәкләр махсус шигъри зин рәвешендә дә нәшер ителде. Аны 21 июнь кичендә Ачык микрофонда тәкъдим итәчәкләр.

В Доме татарской книги 21 июня в 20:00 состоится открытый микрофон. Участники смогут прочитать стихи собственного сочинения или любые стихи других авторов. Читать можно на любом языке.
16:01 17.06.2025 16+
1041
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top