Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

26 июнь көнне 14:00 сәг

26 июнь көнне 14:00 сәг. Габдулла Тукай әдәби музеенда татар галиме Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Каюм Насыйри: мәгърифәтче, галим, педагог» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә галимнең тормышын һәм күпкырлы эшчәнлеген күрсәтә, шәхесен һәм бай мирасын әдәбиятчы һәм фольклорчы буларак ача. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Алар арасында К. Насыйри хезмәтләре, документлары, уникаль мемориаль предметлары (таягы, сандыгы һ.б.), XVIII-XX йөзләр азагында гарәп һәм татар телләрендә мәдрәсә китапларының һәм дәреслекләренең кыйммәтле коллекциясе, туганнарының, якыннарының истәлекләре бар.

️Үткәрелү урыны: Казан шәһ., Г. Тукай ур., 74 йорт, Г. Тукай әдәби музее.
️ Ачылыш тантанасына керү ирекле.
17:36 24.06.2025 16+
1369
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top