Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

15 августка кадәр «Саумы, Казан

15 августка кадәр «Саумы, Казан!» шигырь конкурсына гаризалар кабул итү бара. Проектның төп идеясе — Казанга багышланган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы төзү. Конкурсның гомуми приз фонды — 1,6 млн сум.

«Саумы, Казан!» яки «Здравствуй, Казань!» конкурсының төп максаты — Казанга багышланган шигырьләр һәм поэмалар циклын булдыру. Катнашучы шагыйрьләр үз талантларын ике номинациядә тәкъдим итә алачак: «Казан турында шигырьләр циклы» һәм «Казан турында поэма». Конкурсның нәтиҗәсе — шигъри җыентык бастыру, анда проект җиңүчеләренең әсәрләре урнаштырылачак.

Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша һәм үз иҗаты белән уртаклаша алачак. Әсәрләр белән гаризалар 15 августка кадәр saumykazan@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Эшләр 2025 елдан да иртәрәк язылмаска тиеш.

«Казан турында шигырьләр циклы» номинациясендә җиңгән өчен автор 70 мең сум күләмендә бүләк алачак, ә «Казан турында поэма» номинациясендә – 100 мең сум. Гомуми приз фонды 1,6 млн сум тәшкил итә.
09:52 09.07.2025 16+
1406
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top