Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Уфада Тинчурин театры гастрольләре тәмамланды

f09f8ead.png Уфада Тинчурин театры гастрольләре тәмамланды f09f8ead.png

Уфада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре тәмамланды. Дүрт көн дәвамында Уфа «Нур» татар дәүләт театры бинасында барлыгы дүрт спектакль тәкъдим ителде, аларның берсе мәктәп аудиториясенә кабатлап күрсәтелде.

Башкортстан тамашачыларына «Яратам! Бетте-китте!» музыкаль комедиясе (автор – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов), «Хыялый» лирик комедиясе (автор – С.Әбүзәров, режиссер – И.Мөхетдинов), «Кияү урлау» комедиясе (автор – С.Юзеев, режиссер – Р.Саттарова) күрсәтелде. Гастрольләр «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) белән ябылды.

Спектакльләрдән тыш, гастрольләр дәвамында Уфа театрларының реклама, маркетинг бүлеге белгечләре белән очрашу узды. Биредә Тинчурин театрының мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе, кунак бүлмәсе проектларын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, «Могҗиза» инклюзив театр студиясе җитәкчесе, режиссер-педагог Зөфәр Харисов, актер, «Могҗиза» студиясе укытучысы Салават Хәбибуллин, актриса Айсылу Мөсәлләмова тәкъдим итте.

Искәртеп узыйк, Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Тинчурин театрына гастрольләр белән 2024 елның февралендә килүе планлаштырыла.

21:01 04.12.2023 16+
3170
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top