«Биш буын шагыйрьләре бергә» «Яңа исем» әдәби лабораториясе Казандагы Фатих Кәрим һәйкәле янында «Биш буын шагыйрьләре бергә» дип исемләнгән әдәби чара оештырды.
«Биш буын шагыйрьләре бергә» «Яңа исем» әдәби лабораториясе Казандагы Фатих Кәрим һәйкәле янында «Биш буын шагыйрьләре бергә» дип исемләнгән әдәби чара оештырды.
Яшь иҗатчылар фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим әсәрләреннән шигъри перформанс тәкъдим итте. Шигъриятнең әлеге чарадагы беренче буынын Фатих Кәрим алып тора. Икенче буында – олы буын шагыйрьләре Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиевләр. Өченче төркем – «Яңа исем» остазлары Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов һәм Рафис Корбан. Урта буын шагыйрьләрдән Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Фәнил Гыйләҗевләр чыгыш ясадылар. Яшь буынны – «Яңа исем» проекты шәкертләре, аерым алганда Алинә Хәбибуллина, Айзат Вахитов, Таңчулпан Гыйләҗева, Айрат Шамс, Зөләйха Камаловалар тәкъдим итте. Шигырь кичәсендә һәр буыннан берәр җыр да яңгыраячак. Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Гыйльфанов һәм Al Su чарада катнашкан шагыйрьләрнең җырларын башкарды.
«Яңа исем» иҗат лабораториясе – «Казан утлары» журналы каршында эшләгән әдәби мәктәп. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект татар әдәбиятында яңа исемнәр барлау, остазлар белән яңа әсәрләр иҗат итү, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирүне күз алдында тота.
Фотолар: ИА «Татар-информ»
10:28 24.07.2025 16+