Кайчандыр яңгыраган моң — мәңгелек. Ул һавада кала, йөрәкләрдә саклана, буыннан-буынга күчеп бара
Кайчандыр яңгыраган моң — мәңгелек. Ул һавада кала, йөрәкләрдә саклана, буыннан-буынга күчеп бара.
5 сентябрьдә Казанның Горький исемендәге паркында мәңгелек моң яңадан яңгыраячак. Илһам Шакировның йөрәкләргә үтеп кергән җырлары заманча аранжировкаларда яңгырап, яңа төсмерләр алачак. Юрий Фёдоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band һәм танылган артистлар катнашында зур ачык һава концерты узачак.
Бер сәхнәдә 40тан артык музыкант чыгыш ясап, 14 музыкаль әсәр тәкъдим ителәчәк. Yummy Music Band киңәйтелгән симфоник составта беренче тапкыр чыгыш ясаячак.
Бу — Илһам моңының яңарышы, күңелләрне тетрәндерер кичә. Аны күрми калу — йөрәк өчен үкенеч.
Проект Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы тарафыннан Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Керү ирекле!
13:48 24.07.2025 16+