«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурска багышланган матбугат конференциясе уза
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурска багышланган матбугат конференциясе уза.
Туры эфирга сылтама буенча тоташырга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/conferences/robert-mi-nullin-isemend-ge-d-bi-b-ygeg-bagyshlangan-matbugat-konferenciyase-5852376
Бүген, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс башлап җибәрә.
Әлеге конкурс балаларның һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатында үткәрелә.
13:21 01.08.2025 16+