Бүген татар язучысы, шагыйрь һәм драматург Салихҗан Вазыйх улы Батталов (Салих Баттал) 120 еллыгы билгеләп үтелә
Бүген татар язучысы, шагыйрь һәм драматург Салихҗан Вазыйх улы Батталов (Салих Баттал) 120 еллыгы билгеләп үтелә.
С.Батталның поэзиясе яңача фикерләүгә, ритмик аһәңнәргә, төрле рифмаларга, үз төбәге сөйләшеннән алынган сөйләм берәмлекләренә бай.
Прозасы характерларның һәм конфликтның катлаулылыгы, мораль-этик проблемаларның кискен куелышы белән аерылып тора.
Баттал А.С.Пушкин, Н.Н.Никитин, В.В.Маяковский һәм башкаларның кайбер әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Салих Баттал истәлегенә аның туган авылы Зур Тигәнәле авылы урамнары һәм музее аталган. Шулай ук Казанда абыйлы-энеле Батталовлар урамы да бар.
10:39 05.08.2025 16+