
8, 9, 10 декабрь көннәрендә Чаллы татар дәүләт драма театрында танылган язучы Нәбирә Гыйматдинованың повесте буенча куелган «Сихерче» (16+) мелодрамасының премьерасы көтелә.
Аның әсәрләре мистика - фантастика алымнарына бай. Геройлары - авыр язмышка дучар булган, нык характерлы, үз гаделлекләрен кыю рәвештә яклап баручылар.
Төп рольне Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлаган яшь актрисабыз Алсу Сәгыйдуллина башкарачак.
Сюжет буенча төп герой Сәвилә үзеннән күпкә олырак яшьтәге укытучысына гашыйк була һәм бу хис аларның икесе өчен дә зур сынаулар алып килә.

8 декабрьдә 19:00 сәгатьтә –
https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=13586
9 декабрьдә 18:00 сәгатьтә –
https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=13607
10 декабрьдә 18:00 сәгатьтә –
https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=13608
Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәкьдим ителә.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (8552) 25-31-77