Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» делегатлары белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» делегатлары белән очрашты
Очрашуда шулай ук Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Кунаклар милли үзенчәлекне саклауга бәйле төп мәсьәләләр турында фикер алыштылар: яшьләр арасында татар телен саклау һәм популярлаштыру буенча проектларны гамәлгә ашыру, традицион кыйммәтләргә ярдәм итү һәм гаилә институтын ныгыту, туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерү һәм башкалар.
"Халкыбызның, телебезнең, мәдәниятебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең киләчәге бездән тора. Сез бик мөһим һәм кирәкле эш башкарасыз, һәм без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Безнең төп таянычыбыз — туган тел", – дип йомгаклы республика Рәисе.
Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» Казанда 26-28 август көннәрендә уза. Быел анда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 1000 делегат катнаша.
19:08 27.08.2025 16+