Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Татарстан Республикасы көне кысаларында һәм күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 90 яшь тулу уңаеннан Туфан Миңнуллин яшәгән...

Татарстан Республикасы көне кысаларында һәм күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 90 яшь тулу уңаеннан Туфан Миңнуллин яшәгән йортның фасадына мемориаль такта ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы язучылар берлеге, Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге, иҗади зыялылар, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, фәнни һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек, республика халкы һәм кунаклары катнашты.

Мемориаль такта авторы — скульптор, «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының «Татарстан Рәссамнар берлеге» төбәк бүлеге әгъзасы Рим Акчурин.
14:48 30.08.2025 16+
2215
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top