Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия Һөнәр яшь режиссура фестивале узды.

f09f8ead.png 1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узды.

Быелгы унбишенче юбилей фестивалендә унбиш театр катнашты. Фестиваль дәвамында барлыгы алты мәйданчыкта уналты спектакль тәкъдим ителде. «Һөнәр»гә Татарстан театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килгән иде.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Һөнәр»не уздыру алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә фестивальнең әһәмиятен ассызыклаган иде:

«Республикабызда соңгы 5-7 ел эчендә театр сәнгате өлкәсендә фестивальләр күп оештырыла. Алар арасында «Һөнәр» яшь режиссура фестивале аерым урын алып тора. Оештыручыларга, катнашучыларга, жюри әгъзаларына һәм берничә ел рәттән катнашып, «Һөнәр»нең дустына әйләнгән кунакларыбызга рәхмәт. Бу безнең өчен, театр сәнгатен үстерү өчен бик мөһим».

21:14 08.12.2023 16+
3162
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top