Буада танылган рәссам Бакый Урманче һәйкәле ачылды
Буада танылган рәссам Бакый Урманче һәйкәле ачылды
Буа шәһәрендә күренекле рәссам Бакый Урманче һәйкәлен ачу тантанасы узды.
Рәсми ачылыш алдыннан кунаклар районның туган якны өйрәнү музеенда күргәзмәне карадылар. Анда алар Бакый Урманче иҗаты һәм 1 нче сәнгать мәктәбе балалары һәм профессиональ рәссамнар әзерләгән экспонатлар белән таныштылар.
«Бакый Урманче исеме һәм аның иҗади мирасы татар халкының милли үзенчәлеге, рухи көче һәм мәдәни байлыгы символына әйләнде. Аның исеме безнең республикада һәм илдә генә түгел, башка илләрдә дә билгеле», — Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үтте.
14:54 15.09.2025 16+