Татар китабы йортында Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган «Гариф Ахунов. Гаилә хәзинәсе» исемле күргәзмә эшли
Татар китабы йортында Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган «Гариф Ахунов. Гаилә хәзинәсе» исемле күргәзмә эшли.
Күргәзмә кысаларында Гариф Ахуновка дуслары җибәргән ачык хатлар — открыткалар белән таныштырабыз. Биредә татар язучылары Хәсән Туфан һәм Гомәр Бәширов, педагоглар, «Әлифба» авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзов гаиләсе, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев һәм башка шәхесләрдән килгән хатлар урын алган. Хәзерге вакытта алар язучының кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Ахунова гаиләсендә саклана.
В рамках выставки «Гариф Ахунов. Семейный клад» представлены открытки писателя, которые хранятся в его семье, полученные от его друзей.
Выставка работает до 11 октября. На ней вы сможете посмотреть на другие предметы из архива семьи Ахуновых, которые предоставила музею дочь писателя Наиля Ахунова.
Фотография: ИА «Татар-информ»
13:37 18.09.2025 16+