Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе Түбән Камада беренче тапкыр узачак
Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе Түбән Камада беренче тапкыр узачак
13-18 октябрьдә Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Заман кыңгыравы» Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе үткәреләчәк.
Бер атна дәвамында тамашачыларга татар әдәбияты классигы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин пьесалары буенча татар, башкорт, рус, мари, каракалпак телләрендә куелган спектакльләр күрү насыйп булачак.
️ Спектакльләрне сез өч мәйданчыкта, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Халык иҗаты йорты һәм Яшь тамашачы театры сәхнәләрендә күрә алачаксыз.
10:58 07.10.2025 16+