Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

19 октября исполняется 130-летие со дня рождения поэтессы Захиды Бурнашевой (Гиффат Туташ)

19 октября исполняется 130-летие со дня рождения поэтессы Захиды Бурнашевой (Гиффат Туташ)

Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева - ХХ гасыр башының күренекле хатын-кызларыннан шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе.

1895 елның 19 октябрен дә, хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗе авылында туа. Заһидә Бурнашеваның беренче публикациясе 1913 елда Гыйффәт Туташ псевдонимы астында Петербургта нәшер ителгән «Ил» исемле татар газетасында басылып чыга.

Гыйффәт Туташ – әдәби тәнкыйтьтә һәм укучыларда зур кызыксыну уяткан, уртак исем белән чыккан «Гыйффәт Туташ шигырьләре» исемле өч җыентык авторы. Шигырьләренең төп мотивы – татар хатын-кызының катлаулы язмышы.

Бу вакыйга хөрмәтенә 17 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Бурнашеваның (Гыйффәт туташ) 130 еллыгына багышланган шигъри кичә оештырыла. Әдәби кичәдә галимнәр, шагыйрләр һәм Г. Кариев ис. Яшь тамашачылар театры артистлары катнаша. Керү ирекле.

Узнать подробнее о жизни и творчестве известной поэтессы можно в виртуальной выставке, подготовленной Национальной библиотекой Республики Татарстан (https://kitaphane.tatarstan.ru/index.htm/news/2456110.htm)
11:16 16.10.2025 16+
952
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top