Рөстәм Миңнеханов: Безнең уртак бурыч – шагыйрьләрнең мирасын киң яктырту
Рөстәм Миңнеханов: Безнең уртак бурыч – шагыйрьләрнең мирасын киң яктырту.
«Киләсе елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 120 ел була. Аларның иҗаты бүген дә тормышчан. Безнең уртак бурыч – шагыйрләрнең мирасын киң яктырту», – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы кысаларында билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы киләсе елны үз эшчәнлеге кысаларында Габдулла Тукай елы дип игълан итү башлангычы белән чыкканын әйтте. «Без моны хуплыйбыз», – диде.
«Тулаем алганда, алга таба да татар халкының үзенчәлеген саклап калуда, мәдәни кодын алга этәрү, шул исәптән, цифрлы мохиттә үстерүдә көчләрне берләштерү кирәк», – диде Татарстан Рәисе.
11:56 17.10.2025 16+