️ 14-16 ноябрьдә «Татарча диктант» акциясе узачак
️ 14-16 ноябрьдә «Татарча диктант» акциясе узачак.
Бүгенге көндә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Соңгы елларда акция 31 илдә һәм Россия Федерациясенең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза.
Акциянең Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла. Акциядә һәркем катнаша кала.
Акция өч дәрәҗәдә үткәрелә:
- татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
- татар телен урта дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
- татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.
Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук Акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.
️ Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: diktant.tatar.
09:56 23.10.2025 16+