13 ноябрь 18.30 сәгатьтә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында «Кайтаваз. Х.Бигичев» концерт узачак
13 ноябрь 18.30 сәгатьтә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында «Кайтаваз. Х.Бигичев» концерт узачак.
Һәр чорның үз исемнәре бар. Алар бер-берләренең юлын кабатламаса да, янәшә атлый сыман. Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Хәйдәр Бигичевны һәм заман тавышларын яңгыраткан «Калеб»леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү.
Концертта ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Хәйдәр Бигичев җырлары һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.
Катнашалар:
Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Айдар Сулейманов, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Алинә Кәримова, Азат Каримов, Сөмбел Кыямова, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Хөсәенов.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры, дирижеры – Ильяс Камал.
https://t.me/kazan_kaleb
https://vk.com/kalebtatar
14:44 23.10.2025 16+