Габдулла Кариев театрында «Тынлык» спектакленең премьерасы булды. Ул бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышланган
Габдулла Кариев театрында «Тынлык» спектакленең премьерасы булды. Ул бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышланган.
Спектакль нигезендә Әмирхан Еникинең композитор һәм аның укучысы арасында булган чын мәхәббәт тарихына нигезләнгән «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте, архив документлар, көндәлек язмалары һәм Сәйдәшевнең чордашлары язган хатлар ята.
Премьера көннәрендә фойеда композитор Салих Сәйдәшевнең укучысы Фатыйма-и-Зөһрә Солтанованың 1950 елларда Ташкентта язган истәлекләрен күрергә мөмкин иде. Алар Татарстан Республикасы Милли музее фондында саклана.
Спектакльнең режиссеры – Виктория Печерникова (Мәскәү).
«Тынлык» спектакле И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте белән берлектә иҗат ителде.
16:08 16.11.2025 16+