Татарстан Язучылар берлеге чираттагы кичәсен шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 тулуга багышлап үткәрде
Татарстан Язучылар берлеге чираттагы кичәсен шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 тулуга багышлап үткәрде. Искә алу кичәсе Камал театрының Көнчыгыш залында әдәби-музыкаль композиция рәвешендә үтте.
«Безнең бөтенебезнең – Язучылар берлегенең, Мәдәният министрлыгының, ул туган район хакимиятенең бурычы – Хәсән Туфан истәлеген саклау», – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әлеге кичәдәге үз чыгышында.
Ул Хәсән Туфанның туган авылында – Аксубай районының Иске Кармәт авылында шагыйрьнең музее эшләвен искәртеп, Хәсән Туфан музее мөдире Тәгъзимә Низамованы Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләде. Шул ук вакытта Аксубай районында Хәсән Туфан бюсты да булачагын хәбәр итте.
Мәгълүмат: «Татар-информ» МА
12:30 12.12.2025 16+