Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Бүген Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе иясе, татар әдәбиятының мәшһүр классигы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел

Бүген Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе иясе, татар әдәбиятының мәшһүр классигы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел

Күренекле әдип 1901 елның 7 гыйнварында Казан өязенең Арча волосте Яңасала авылында дөньяга килә. Гомәр Бәширов Гражданнар сугышында катнаша, 1926-1929 елларда Арча кантонының милициясендә эшли, 1932 елга кадәр Балтачта һәм Дөбьязда судья була.

Гомәр Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә. Ул «Гомәр Разин» тәхәллүсен кулланып күренекле «Сиваш» повестен 1937 елда бастырып чыгара. 1947 елда чыгарылган «Намус» романы Гомәр Бәшировны бөтен илгә таныта: әсәр өчен ул Сталин премиясенә лаеклы дип табыла, роман дистәләгән телгә тәрҗемә ителә.

Гумер Баширов одним из первых в татарской литературе поднял вопрос о бережном отношении к природе. По его мнению, равнодушие к ней – это проявление безразличия и к человеческим судьбам.

Гомәр Бәширов — бөек татар язучыларының берсе. Соңгы көннәренә кадәр ул иҗат каләмен ташламый, көндәлеккә язуны дәвам итә. 98 яшендә, 1999 елның 7 маенда вафат була.

Гомәр Бәширов XX гасыр татар совет прозасының төп вәкилләренең берсе булып тора һәм аның иҗаты бүген дә үзенең бөеклеген югалтмаган. Арча районы әдәбият һәм сәнгать музеенда Гомәр Бәширов иҗатына багышланган экспозиция бар. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә һәм башка бик күп китапханәләрдә танылган язучының иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылды.
20:34 07.01.2026 16+
88
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top