Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

ТР Милли музее һәм Ачык университет «Муса Бигиевның Казандагы эзләреннән» дип аталган сәяхәткә чакыра!

ТР Милли музее һәм Ачык университет «Муса Бигиевның Казандагы эзләреннән» дип аталган сәяхәткә чакыра!

Яңа 2026 елны без Муса Бигиевның тууына 150 ел тулуга багышланган махсус сәяхәт белән башлап җибәрергә булдык. Сәяхәттә без галимнең Казан белән бәйле кайбер әһәмиятле урыннарына тукталырбыз һәм ХХ гасыр башындагы татар дини-интеллектуаль тормышы белән танышырбыз.

Шулай ук 13:00 сәгатьтә теләүчеләр белән Ислам мәдәнияте музеена Муса Бигиев тормышы һәм мирасына багышланган күргәзмәгә бару да планлаштырыла. Анда Бигиевның тормыш юлына кагылышлы кызыклы фактлар, архив документлары һәм китаплар белән танышырбыз.

Кайчан: 10нчы гыйнвар (шимбә) көнне 11:00 сәгатьтә
Очрашу урыны: Габдулла Тукай музее янында (Г. Тукай урамы, 74)
Алып баручы: Г. Тукай музееның фәнни хезмәткәре Лена Тябина

️Катнашу ирекле, әмма теркәлү кирәк: https://forms.yandex.ru/u/695e35c695add51537a7b265

Ачык һавадагы сәяхәт якынча 40 минут дәвам итәчәк, шуңа күрә җылырак киенергә һәм яхшы кәеф белән килергә киңәш итәбез!
19:41 08.01.2026 16+
82
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top