Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Бүген халкыбызның бөек шагыйре, мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның 200-еллыгы билгеләп үтелә

Бүген халкыбызның бөек шагыйре, мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның 200-еллыгы билгеләп үтелә

Мөхәммәтгали Салих улы Көеков (Г.Чокрый) Бөре, Минзәлә, Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә укый. Туган авылында - Иске Чокырда имам вазыйфасын башкарып, мәдрәсә ача. Үз гомерендә 4 тапкыр хаҗда булып өлгерә. Суфыйчылык рухы белән сугарылган күп тезмә һәм чәчмә әсәрләр яза, аның басылып чыккан уннан артык китабы бар, шуларның бишесе үзе исән чагында нәшер ителә.

Татарстан Республикасы язучылар берлеге, "Китап" радиосы һәм театрларыбыз белән бергәлектә төзелә торган татар поэзиясенең видеоантологиясеннән Гали Чокрыйның "Казанга мәдхия" шигырен тәкъдим итәбез.

Күптән түгел бу бөек шәхесебезгә багышлап, Татнефть ширкәте ярдәме белән аерым фәнни-популяр җыентык басылды. Ә быел -
Гали Чокрыйның елында әле безне махсус лекцияләр, кичәләр, китап күргәзмәләре да көтә.
13:08 08.01.2026 16+
82
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top