23 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның...
23 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.
Фатих Әмирхан – ХХ йөз башы татар әдәбиятында тирән эз калдырган, татар журналистикасының тууына һәм үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләрнең берсе. Габдулла Тукай белән аларны милләткә мәхәббәт, иманга тугрылык берләштерә, бергә «Әлислах» газетасында эшләү, «Аң», «Ялт-йолт», «Кояш» кебек газета-журналларда хезмәттәшлек итү аларның дуслыгын тагын да ныгыта.
Күргәзмә Ф. Әмирханның тормыш юлын һәм күпкырлы эшчәнлеген яктырта, аның шәхесен һәм бай иҗади мирасын талантлы әдип буларак ача. Зәвыклы, зыялы, бай күңелле, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы язучы бүгенге көн укучысына кызыклы шәхес буларак тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондында Ф. Әмирханның мемориаль тупланмасында саклана торган экспонатлар урын ала.
11:09 19.01.2026 16+