18+
Специальная версия

27 гыйнварда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (Татарстан, 1) ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый.

27 гыйнварда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (Татарстан, 1) ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый. Концерт РФнең халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Гали кызы Кустабаеваның юбилеена багышлана.

Концертның беренче бүлегендә ансамбль Алтын фондтан Лима Кустабаеваның иҗат эшчәнлеге чорында иҗат ителгән күренекле әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

Икенче бүлектә «Аулак өй» вокаль-хореографик композициясе күрсәтеләчәк, аны үз вакытында Лима Кустабаева үзе торгызган һәм сәхнәгә куйган.
12:11 20.01.2026 16+
0

Оставить сообщение: