Муса Җәлилнең Музей-фатиры диварлары кысаларында Нәҗип Җиһановның 115 еллык туган көненә багышланган музыкаль чара узды.
Муса Җәлилнең Музей-фатиры диварлары кысаларында Нәҗип Җиһановның 115 еллык туган көненә багышланган музыкаль чара узды.
Программада композитор турында истәлекләр, хатлардан өзекләр һәм Җиһанов музыкасы яңгырады.
Искәртергә кирәк: Муса Җәлил белән Нәҗип Җиһановны дуслыктан кала берничә музыкаль проект берләштерә.
- «Алтынчәч» операсы Нәҗип Җиһанов музыкасына, Муса Җәлил либреттосына языла;
- Шулай ук Җәлил тарафыннан «Илдар» операсына либретто языла, аның премьерасы 1942 елда уза Бөек Ватан сугышы турында беренче совет операларының берсе;
- Җиһанов шагыйрь язмышына багышланган музыкаль әсәр иҗат итә - «Җәлил» операсы.
16:29 30.01.2026 16+